13 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Җавапсыз сатучылар
Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе чираттагы рейдын үткәргәндә, берьюлы өч тәртип бозу очрагына тап булган. «Тимерхан», Гагарин урамындагы 2а йортта урнашкан «Перекресток» кибетләрендә яшүсмерләргә - тәмәке, «Шәһәр суды» тукталышындагы «Алинә» кибетендә сыра сатканнар. Хәзер бу кибет сатучыларына штраф түләргә туры киләчәк.
-
Исерек баштан
1 гыйнварда өч кешегә пычак белән кадаганнар, шуларның берсе үлгән. Корабельная урамындагы 26нчы йортта иртәнге сәгать дүрттә 17 яшьлек исерек егет 33 яшьлек җизнәсен пычак белән кадап үтергән. Шинчылар урамындагы 81нче йортта 31 яшьлек берәү зыян күргән. Әмма бусында авыр тән җәрәхәтләре алган әлеге исерек үзе гаепле: ул, подъездда танышлары...
-
Көрәшчеләрнең яңа уңышы
«Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче егетләр узган ял көннәрендә Казанга барып кайтты. Анда Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап, яшьләр арасында милли көрәш буенча республика беренчелегенә турнир үткәрелгән. Газета укучыларыбыз буталмасын өчен, монда иң элек шунысын ачыклап узарга кирәктер: атаклы пәһлеван Данил Галиев истәлегенә...
-
Мактаулы исем алды
Түбән Кама район үзәк күп тармаклы дәваханәсенең отоларингология бүлекчәсе мөдире Әхмәтҗанов Дамир Хәким улына «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде. Мондый исемгә ул күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика халкының сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен, Татарстан Президенты Указы нигезендә лаек булды.
-
Кем ничек бәйрәм итә...
Озакка сузылган ялларда «Ашыгыч ярдәм»не гадәттәгедән 1,5 мәртәбә күбрәк чакыртканнар. «Ашыгыч ярдәм»не гадәти көннәрдә уртача180 мәртәбә чакыртсалар, бәйрәмнәрдә исә әлеге сан 250-290га кадәр җиткән. Узган ун көн эчендә аягында басып тора алмаган - 169, спиртлы эчемлекләр кулланып агуланган - 10, махмырдан интегүче 69 исереккә ак халатлылар ярдәме кирәк булган. Шулай...